

Билгеле булуынча, агымдагы ел республикабызда Кече Ватан өчен игелекле эшләр елы дип игълан ителгән иде. Аның дәвамында якташлар туган җиребез, туган районыбызның тарихи, мәдәни үсеше өчен файдалы байтак эшләр дә башкардылар. Әлеге язмада чираттагы шундый игелекле эш белән гәзит укучыларыбызны да танышытырып үтәргә булдык. Күптән түгел якташыбыз Тәбрик Фәйзрахман улы Әхтәмов Чакмагышның тарихи-крайны өйрәнү музеена элекке елларда көндәлек тормышта кулланылган җилпуч/юлпыч дип исемләнгән эш коралын алып килеп, музей фондына бүләк итте. Ашлык җилләтү, он чистарту, камырны болгату өчен файдаланылган бу махсус агач тартманы хәтерләткән аш-су бүлмәсе кирәк-ярагы аның әнисе, Тамьян авылында яшәгән Рәсимә Фәтхелбаян кызының йортында булган. Яңа экспонат музейдагы "Чакмагыш районында яшәүче халыкның көнкүреше һәм этнографиясе" экпозициясендә урын алган. Учреждение җитәкчесе Ләйсән Рифир кызы Хәлимова Тәбрик Фәйзрахман улына ихлас рәхмәтле булуын белдереп, музейга даими рәвештә элеккеге көнкүреш җиһазлары кабул ителүе турында хәбәр итә һәм якташларны музей фондын тулыландыруда актив катнашырга чакыра. Хуҗалыкларында ата-аналарыннан, картәти-картәниләреннән мирас булып күчкән, хәзер кулланылышта булмаган мондый тарихи әйберләрне һич икеләнми музейга китереп тапшырырга була. Алар монда яңа сулыш алып һәм экспозицияләрне тулыландырып-баетып, яшь буын вәкилләренә тарихи үткәннәребезне өйрәнүдә менә дигән экспонат булачак.