ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 декабрь 2023, 11:10

Илгә килгәнне – ил белән

Махсус хәрби операциягә тормыш иптәшен яки улын озатканнар гына түгел, бүгенге көндә һәркайсыбыз имәндәй нык ир-егетләребезнең Украина якларыннан исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп яшидер.

Илгә килгәнне – ил беләнИлгә килгәнне – ил белән
Илгә килгәнне – ил белән

Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының мөстәкыйль дәүләт булу хокуклары тыныч юл белән хәл ителә алмаганлыктан килеп чыккан хәл – безнең бердәмлеккә зур сынау булды.
Мобилизация башлангангач та, күп кенә якташларыбыз «Илгә килгәнне ил белән күтәрергә кирәк», — дип, үз теләкләре белән хәрби операциягә киттеләр. Анда киткән якташларыбызның хәлләре өчен бер генә борчылмаган көн дә юк. Якыннарын махсус хәрби операциягә озатучы райондашларыбызның җаннарын төрле сораулар телгәли. Шөкер, авырлык килгәндә без бердәм була беләбез. Махсус хәрби операция башлангач та, район халкы арасында бер-берсенә карата ярдәмчеллек артты, патриотик рух көчәйде.
Ел ярым вакыт эчендә районыбыздан бик күп тапкыр гуманитар ярдәм җибәрелде. Хәрби операция башлану белән, андагы хәрбиләргә үзенең кулыннан килгәнчә ярдәм итмәгән кеше калмады арабызда. Хаклы ялда булган абый-апаларыбыз да җылы оекбаш-бияләйләр бәйләде, токмач кисте, бергәләп җыелып, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрде.
Күптән түгел илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташларыбыз өчен янә гуманитар ярдәм җыю турында игълан иттеләр. Акциягә беренчеләрдән булып Үрнәк авылы биләмәсенең Киндеркүл авылы халкы кушылды. Фларида Хоснерьярова, Габидә Ялалова, Татьяна Байбакова, Гөлфидә Байбакова, Роза Габдуллина һәм барлык авыл халкы берләшеп туплаган посылкаларны Киндеркүл авылы клубы мөдире Раушания Гәрәева район үзәгендә урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырды. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясенә кушылучы авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен җылы киемнәр, оек-бияләйләр, гигиена чаралары, көнкүреш кирәк-яраклары, хәтта, тәбикмәкләр пешереп алып килгән иде. Хәмит абый белән Сания апа Гыйльмановлар, якташларыбыз әз генә булса да туган як җылысын тойсын дип, ике чиләк бал китергән. Бөтен авыл халкыннан җыелган акчага Габидә апа Ялалова яугир-якташларыбызга 12 мең сумлык дарулар һәм янә бер посылка әйбер җыеп җибәргән.
Гуманитар ярдәм җыю пункты районның Яшьләр үзәгендә урнашкан. Изге күңелле райондашларыбыз Украина якларында батырлык өлгеләре күрсәткән яугир якташларыбызга кулыннан килгәнчә ярдәм итә ала.

Илгә килгәнне – ил белән
Илгә килгәнне – ил белән
Илгә килгәнне – ил белән
Илгә килгәнне – ил белән
Илгә килгәнне – ил белән
Илгә килгәнне – ил белән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас