

Әлеге проектның максаты – 60 яшьтән өлкәнрәкләрне физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, алар арасында ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы чараларын популярлаштыру һәм шул ук вакытта аларга 10 000 сумлык сертификатлар тапшыру. Әлеге серитификатларга ия булган безнең өлкән яшьләрдәге спорт сөюче райондашларыбыз бүгенге көндә бик теләп Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә оештырылган физик культура дәресләрендә сәламәтләндерү гимнастикасы белән бушлай шөгыльләнә, актив сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев спорт белән тату яшәгән хөрмәтле өлкәннәребез белән шәхсән очрашып, гимнастика, физик күнегүләр белән шөгыльләнү дәресләре тагын да уңайлырак үтүен теләп, аларның һәр кайсына үткән очрашуда вәгъдә иткән гимнастика келәмнәре тапшырды. “Атайсал” проекты чикләрендә ясалган бүләкне өлкәннәребез рәхмәт әйтеп, шатланып кабул итте. Район җитәкчесе хаклы ялдагы ветераннар белән ихлас аралашты, сорау-үтенечләрен тыңлап, аларның күбесенең якын арада хәл ителәчәген җиткерде. Очрашу ахырыннан соң хаклы ялдагы райондашларыбыз Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова җитәкчелегендә яңа келәмнәрдә гимнастик күнегүләр ясарга керештеләр. – Бүген безгә «Атайсал» программасы буенча район башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев келәмнәр бүләк итте. Без, пенсинерлар, биредә сәламәтлек гимнастикасы белән яратып шөгыльләнәбез һәм, әлбәттә, бу келәмнәр безгә бик кирәк булачак. Безгә, өлкән яшьтәгеләргә карата хәстәрлегегез өчен зур рәхмәт, – диде Фәнилә Үзбәк кызы, сөенече белән уртаклашып. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен гади генә күнегүләрнең дә организмга бәһалап бетергесез йогынты ясавын һәм аны бер генә дару да алыштыра алмавын әйтеп тору да кирәк түгелдер. Хәрәкәт итү, физик яктан актив булу – сәламәтлек торышын яхшыртырга ярдәм итә, зур файда китерә. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, дип юкка гына әйтмиләр бит. Шуны онытмаска кирәк, сәламәтлек турында хәстәрлек күрергә беркайчан да соң түгел.