ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
4 декабрь 2023, 07:05

Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?

Тайняшлылар кебек Имәнлекулның мактаулы “халык” исемен йөртүче “Хыял” театры да китап укучылар арасында беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи язмышы турындагы романнар авторы булып дан казанган Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ул кичә иде” пьесасын сәхнәләштерде.

Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?

 

Тәүдә әлеге әсәрнең эчтәлегенә, идея-тематикасына күз салыйк. Гаиләләр таркалу җәмгыятебезнең көнүзәк проблемаларының берсе булып тора. Төп геройлар – Диларә һәм Әсгать (рольләрне Зилә Кәримова һәм Әлфир Гобәйдуллин башкарды) – урта яшьләрдәге ир һәм хатын, икесе дә төрле сәбәпләр аркасында сөйгән ярларыннан аерылырга мәҗбүр булган. Алар арасындагы көтелмәгән очрашу булмаса, бу ике җанның арытабангы тормыш юллары ничек дәвам итәр иде?! Тәнзилә (Нәфисә Галиева) һәм Зөлфәт (Илдар Камалов) гаиләсендәге мөнәсәбәтләр дә аларның нинди хәлләргә барып җитүе ниләр турында уйланырга мәҗбүр итәр икән?! Нургалим картның (Алмаз Сибәгатуллин) язмышы һәм студент кыз Римманың (Эльза Камалова) уй-фикерләре тамашачыга һәм, гомумән төп, идеяне ачыклауга ничек ярдәм итер?!

Әсәр нигезендә күтәрелгән шушы иҗтимагый-психологик проблемалар шактый четерекле булса да, үзешчән артистларыбыз кулларыннан килгәнчә аларны үз чыгышларында җиткерергә тырышты.

Имәнлекул мәдәният йорты җитәкчесе Эльза Камалова җитәкчелегендәге коллектив тамашачылар йөрәгенә юлны таба алгандырмы, анысы инде – халык телендә һәм жюри әгъзалары хөкемендә. Шулай булуга карамастан, тормыш мәшәкатьләрен, шәхси эшләрен читкә куеп, сәхнәгә чыккан якташларыбызга чиксез рәхмәтләребезне әйтү урынлы булыр. Бер нәрсәгә дә карамыйча, иҗатка мәхәббәтләрен, сәнгатькә тартылуларын сүндермичә, яңадан-яңа спектакльләрдә, мәдәни кичәләрдә катнашып, авылдашларын шатландырып торсыннар, дигән изге теләкләребезне юллыйбыз. Республикабызның театр дөньясына Айнур Баянов, Айгөл Габдуллина кебек Башкортстанның атказанган артистларын бүләк иткән Имәнлекул авылының “Хыял” халык театрына яңа сулыш алып, яңа көчләр белән баеп, югары үрләргә ирешү насыйп булсын.

Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Мәхәббәтнең көче нәрсәдә?
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас