

Пьесаның сюжетына күз салсак, биредә тасвирлау Фәрит (Илдар Хәмидуллин) белән Сәриянең (Эльвина Усманова) гаиләсе турында бара. Хатыны һәрвакыт телефонда утыра, хәтта иренә ризык та әзерләмичә кала. Шушыларга карамастан, танышлары аларны үрнәкле гаилә дип атый, аларны халыкка танытыр өчен телевидение дә чакыралар. Журналист Изабеллага (Дилә Рәхимова) биргән интервьюдан соң гаиләдә ыгы-зыгы тугач, өйдән чыгып киткән ир бер “күрәзәче” хатын Зарима (Гүзәл Харисова) белән таныша һәм аңа үзенчәлекле “коллыкка” эләгә. Икенче көнне Сәриянең ахирәте Алсу (Гүзәл Ханова) тормыш иптәшен эзләп, аның исәнме-юкмы икәнен белергә теләп, сихри көчләрдән җаваплар сорарга була һәм Заримага килә. “Өрәк” булып сөйләшкән Фәрит һәм Сәриянең кызыклы диалоглары аша гаиләдә туган барлык четерекле мәсьәләләр хәл ителә.
Режиссер Ләлә Шәймәрданова һәм аның җитәкчелегендәге артистларның һәрберсенең хезмәте мактау сүзләренә лаек. Үз геройларының хисләрен һәм газапларын алар авылдашларына дөрес итеп җиткерә алды, шуңа күрә соңгылары да көчле алкышларын жәлләмәде. Атналар дәвамында зур тырышлык салып әзерләнгән тамаша зур уңыш белән узды. Моның өчен декорацияләрне булдырган Айнур Фәтхелбаянов, тавыш операторы Данияр Мофаззалов да көч салган. Әйтергә кирәк, спектакльдә барган вакыйгалар төрле тематикадагы җырлар белән үрелеп барды, шуларның берничәсенә көйне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, төп рольне башкаручыларның берсе булган Илдар Хәмидуллин иҗат иткән. Үзешчәннәр үз чиратында водитель Азамат Батыевка да чиксез рәхмәтле – һәр кич саен барган репетицияләргә төрле авыллардан артистларны алып килү һәм кайтару эше аңа йөкләтелгән.
Арытаба да Яңа Балтач һәм Тайняш мәдәният йортларында утлар сүнмичә, берсеннән-берсе эчтәлекле тамашалар, бәйрәм кичәләре үтеп торсын, ә зал авылдашлар белән һәрвакыт тулы һәм рәхмәтле булсын!