

Иҗат бәйгесен Яңа Балтач авыл биләмәсенең театр коллективы Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясе белән дәвам итте. 2021 елда район күләмендә “Иң яхшы режиссер” дип табылган Зәбирә Сәлимова (Карчык ролен дә үзе башкарды!) тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльнең эчтәлеге түбәндәгечә: Ырынбур өлкәсенең Казахстан белән чиктәш бер авылында ике күрше – юрист Әкрам (Илнур Ханов) белән Жолдас (Әнгам Әхмәтов) гомер кичерә. Беренчесе, хатыны вафат булып бер ел үткәч, үзенә яңа тормыш юлдашы табарга карар кыла һәм шул нияттән гәзиткә белдерү бирә. Шуннан соң игълан буенча иксез-чиксез илнең төрле төбәкләреннән килгән хатын-кызлар Наталья Сергеевна (Эльвира Гайсина), Нәзифә (Резеда Хәмәдьярова), Бэлла (Нурия Әбдиева) белән танышуның көлкеле тарихлары дәвам итә. Ләкин нәтиҗәдә Әкрамның бәхете һәрвакыт янәшәдә яшәгән икәнлеге ачыклана һәм ахырда ул почтада хезмәт салучы Мәрьямгә (Тәгъзимә Мөхәммәтдинова) өйләнә.
Спектакльдәге хәл-вакыйгаларның, кызыклыгы, геройларның гадәти булмаган хәлләрдә үз-үзләрен тотышы – болар барысы да шаян рух аркылы гаилә тормышындагы мөһим мәсьәләләрне тасвирлауга ирешә. Яңа Балтач якларының һәр ел театрда катнашучы үзешчәннәре үзләренә тапшырылган рольләрне сәхнәләштерүгә зур көч салган, авылдашлары каршында чыгыш ясауга бик җитди һәм җаваплы караган. Алар тамашачыларны үзләренең иҗаты белән сөендереп кенә калмады, ә гади хакыйкатьләр, мөнәсәбәтләрнең ихласлыгы, чын хисләр турында уйланырга да мәҗбүр итте. Шуңа күрә дә якташлары артистларны бик яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде.