ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 декабрь 2023, 11:45

Алар бүген ил тарихын яза

Күптән түгел Чакмагыш гимназиясенең 3 “А” сыйныфында гадәти булмаган очрашу үтте.

Алар бүген ил тарихын язаАлар бүген ил тарихын яза
Алар бүген ил тарихын яза

 Аның укытучысы Светлана Мәгънәви кызы Хәлиуллина класста белем алучы малайлар һәм кызлар өчен Батырлык дәресе үткәрде. Чарага гимназиянең элеккке укучысы, махсус хәрби операция бурычларын үтәп илебез бәйсезлеген яклаган һәм әлеге вакытта туган якка кыска вакытлы ялга кайткан яугир якташыбыз чакырылды. Дәрестә шулай ук оештыручы, гимназиянең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов катнашты.
Яугир якташыбыз үзе һәм биредә белем алган мәктәп еллары турында сөйләде, зур горурлык белән укытучыларын искә алды. Мәктәп директорының тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова очрашу барышында чыгыш ясаганда яугир якташыбызның мәктәптә укыган елларын искә алып, аны үсмер чагыннан ук җаваплылык тойгысына ия, тыйнак, акыллы һәм тәртипле укучы булуын билгеләде. Укучылар яугирнең сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа җитди сораулар бирделәр. Укучыларны хәрби бәрелешләр барган зонада солдатларның нинди шартларда яшәве, аларны ничек дәвалаулары, алар кулланган корал төрләре, укучылар язган хатларның солдатларга барып җитүе кызыксындырды. Яугир якташыбыз балаларның сорауларына җавап бирде, аларның яхшы укуларын, спорт белән шөгыльләнүләрен, туган илебезне һәм туган мәктәпләрен яратуларын теләде. Чара барышында укучылар патриотик темага җырлар башкарды, шигырьләр сөйләп ишеттерделәр. Алар бу очрашуга алдан әзерләнеп, яудагы солдатларга җылы эчтәлекле хатлар яздылар. Балаларның ихлас теләкләре, рәхмәт сүзләре һәр яугирнең күңелен җылытып, рухын ныгыта, дошманны тизрәк җиңүгә әйди һәм аны зур түземсезлек белән өйдә көтүләрен хәбәр итә.
Чарага әзерлеккә укучыларның әти-әниләре дә актив кушылды. Алар яугирләр өчен кирәкле әйберләр: җылы оекбаш-носкилар, киемнәр, көндәлек тормыш кирәк-яраклары, дарулар, консервалар, татлы күчтәнәчләр җыеп тапшырды.
Әлеге очрашу укучылар өчен аеруча истәлекле һәм дулкынландыргыч булды. Укучылар чын геройларның кайдадыр еракта яки телевизорда түгел, ә нәкъ безнең арада яшәүләрен күрделәр. Туган илгә, кече Ватанга мәхәббәт, батырлык, каһарманлык – буш сүзләр генә түгел, ә үз иленең чын гражданнарының асыл сыйфатлары булуын аңлап тойдылар. Әлеге чара төрле буын вәкилләренең сөйләшүе генә түгел, ә ил өчен мөһим булган вакыйгаларда үзе катнаша торган кешедән тарихны өйрәнү-белү мөмкинлеге дә булды. Чөнки бүгенге көндә мәктәпнең элекке укучысы яудашлары белән хәрби операция зонасында чын мәгънәсендә ил тарихын яза. Мондый чаралар үсеп килүче буын вәкилләренә лаеклы патриотик тәрбия бирү өчен үтә дә мөһим.

Алар бүген ил тарихын яза
Алар бүген ил тарихын яза
Алар бүген ил тарихын яза
Алар бүген ил тарихын яза
Алар бүген ил тарихын яза
Алар бүген ил тарихын яза
Алар бүген ил тарихын яза
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас