

Ел саен 5 декабрьдә Русиядә ил Президентының 2017 елның 27 ноябрендәге 572 номерлы Указы белән билгеләнгән ирекмәннәр (Волонтерлар) көне билгеләп үтелә. Асылда иреклеләр, яки бүгенгечә әйтсәк, волонтерлар хәрәкәте гражданнарның тәүләүсез нигездә социаль яктан мөһим булган проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүенә нигезләнә. Бу хәрәкәт тормышның төрле өлкәләрен үз эченә ала һәм гражданлык җәмгыятенең мөһим өлеше булып тора. Волонтерларның һәм коммерция нигезендә эшләмәгән ирекле җәмәгать оешмаларының эшчәнлеге аерым хокукый нормалар, шул исәптән Иреклеләрнең бөтендөнья декларациясе кебек халыкара дәрәҗәдәгеләре белән регламентлана. Бу бәйрәмне булдыруның максаты волонтерларның соцаль яктан мөһим булган бурычларны үтәүгә керткән өлешен билгеләү белән генә чикләнеп калмый. Ул бу хәрәкәтнең артабангы үсешен тәэмин итү, лаеклы тәрбия бирү өчен аңа яшүсмерләрне һәм яшьләрне җәлеп итүне дә күзаллый. 2018 елда 5 декабрь Русиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә Волонтерлар көне буларак билгеләп үтелде. Һәм шуңа бәйле бу ел илебездә Волонтерлар елы дип игълан ителде. Ул декабрь аенда Мәскәүдә үткән форум зур концерт һәм ил күләмендәге “Русия ирекмәне-2018” конкурсының лауреатларын игълан итү белән тәмамланды. Волонтерларны шифаханәләрдә, коткару хезмәтләре белән берлектә бәлагә тарыган, мөмкинлекләре чикле булган, ялгыз яшәүче кешеләргә, качакларга әверелергә мәҗбүр булганнарга ярдәм күрсәткән вакытта, югалган кешеләрне эзләгәндә, күләмле чаралар үткәргәндә очратырга мөмкин. Хәзер инде тормышыбызны аларсыз күз алдына да китерү мөмкин түгел кебек. Коронавирус пандемиясе чорында аларның кешеләргә ярдәме әйтеп бетергесез зур булды. Әлеге, илебездә махсус хәрби операция барган вакытта да ирекмәннәр яудагы яугирләргә ярдәм итү өчен зур эшләр башкара. Волонтерлар штабларында аларның тырышлыгы белән гуманитар ярдәм җыела, ирекмәннәр шулай ук илебез бәйсезлеген яклаган солдатлар өчен маскировка челтәрләрен үрүдә, окоп шәмнәрен ясауда, яугирләргә туган йорт җылысын һәм сәламнәрен җиткергән ризыклар, җылы киемнәр әзерләп яу яланнарына озатуда турыдан-туры катнаша. Бөтендөнья волонтерлар декларациясендә аларның бернинди дә бүләкләүләр көтми, үз вакытын, энергиясен, талантын коллектив һәм индивидуаль акцияләргә багышларга хокукы бар дип язылган. Волонтерлар иҗтимагый тормышның барлык өлкәләре үсешенә зур өлеш кертәләр һәм бу җәмгыять тарафыннан күрелмичә, билгеләнмичә калырга тиеш түгел.