Йөрәк һәм күңел кушуы буенча ярдәм итү – безнең барыбызны да берләштерә, халкыбызны бердәм һәм көчле итә. Безнең районда һәрчак ярдәмгә ашыгучы, ихлас күңелле төрле яшьтәге райондашларыбыз күп. Волонтерлык алар өчен эш түгел, ә тормыш позициясе, күңел халәте.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм югары гражданлык позициясе һәм мобилизацияләнгән яугирләр һәм иреклеләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә актив катнашкан, ярдәмчеллек күрсәткән һәм «Без бергә» волонтерлык ирекмәннәр хәрәкәтендә актив катнашкан изге күңелле райондашларыбызны, укучыларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.