ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 декабрь 2023, 06:30

Гәзитле дә, бүләкле дә булдылар

5 декабрьдә “Игенче” гәзите белән тоташ алдагы 2024 елга яки аның тәүге алты аена дуслыгын ныгытып, матбагабызга редакциябездә, почта бүлекчәләрендә, гәзит-журналлар таратучы почтальоннарда язылган әбүнәчеләребез арасында агымдагы язылу кампаниясенең чираттагы бүләкләре уйнатылды.

Гәзитле дә, бүләкле дә булдыларГәзитле дә, бүләкле дә булдылар
Гәзитле дә, бүләкле дә булдылар

 “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты ярдәме белән алынган әлеге истәлекле бүләкләр хуҗаларын гәзитебезнең күптәнге дусты, газ хезмәте ветераны булган райондашыбыз Ришат Ибраһим улы Нуркаев билгеләде. Тормыш-көнкүрешкә ямь биреп торучы, көндәлектә кулланылучы һәм иң мөһиме – гәзитебезгә сөенечле өстәмә булып торучы күркәм әлеге призлар түбәндәгечә бүленде. Чакмагышның Луговая урамындагы 48 йорт хуҗабикәсе В. Байбиковага – чәйнүк, Игенче авылының Игенче урамындагы 13 йортта яшәүче Р. Латыйповага – су стаканнары, район үзәгенең 6нчы балалар бакчасында хезмәт салучы А.Р.Зөбәеровага кайнатма-кәнфит савытлары җыелмасы тапшыралачак. Йомшак япма-пледлар район үзәгенең Азатлык урамындагы 108 йорт хуҗасы Р. Нуркаевка, Коммунистик урамындагы 13 йортның 9- нчы фатирында яшәүче А. Ильясовка, тастымал исә Чакмагыштагы 6- нчы балалар бакчасы хезмәткәре Э. А. Гайсинага бүләк булып бара. Без бу гәзит укучыларыбызны шушы сөенечләре белән ихлас тәбриклибез һәм артабан да матбагабыз белән дуслыкны өзми, аның даими укучылары булып калуларына өметләнәбез. Бүләкләр игелекле булып, сезне һәрвакыт сөендереп, тормышыгызга ямь биреп торсын һәм гәзитебезне тагын да озак еллар дәвамында йортларга алдырырга рухландырсын, дип телибез. Бу әбүнәчеләребезнең озакка сузмый призларны редакциядән килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да онытмауларын үтенәбез. Ә инде әлегә ниндидер сәбәпләр белән киләсе елга гәзитебезгә язылырга өлгерә алмый калган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкарыр өчен вакыт һаман да кыскара бара, дип исегезгә төшерәбез. Киләсе елның алты аеннан да ким булмаган вакытка язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китергән һәр әбүнәчебез бүләкләр отышында катнаша ала. Мондый призлар тагын да уйнатылачак әле. Вакытны сузмый, матбагабызга язылып куярга ашыгыгыз, дуслар!

Автор:Мөхәрририят.
Читайте нас