ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 декабрь 2023, 09:15

Изгелекләр кылып яшик!

Чакмагыш Балалар  модельле китапханәсендә «Книгочеи-волонтеры» клубы дәресләре чикләрендә беренче урта мәктәбенең 7А сыйныфы укучылары өчен Халыкара волонтерлар   көненә багышланган «Волонтерлар, син һәм мин – бергә тату гаилә» дип аталган аралашу сәгате үтте.

Изгелекләр кылып яшик!Изгелекләр кылып яшик!
Изгелекләр кылып яшик!
Баш китапханәче Илмира Шәфыйкова яшүсмерләргә волонтерлык хәрәкәтенең кайда, кайчан һәм ничек барлыкка килү тарихын,   шул исәптән безнең илдә ничек барлыкка килүе турында бәян итте. Чараның кунагы, “Без бергә”  район волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Юлия Гайнислам кызы Хәкимова волонтерлар,  мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм аларга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр турында сөйләде, шулай ук волонтерларның бүген нинди хокуклардан файдаланулары турында мәгълумат җиткерде. 
Очрашу барышында волонтерлар хәрәкәте турында  социаль роликлар һәм видеофильмнар күрсәтелде. Әңгәмә «Волонтер булу бик яхшы!”  иллюстратив-китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды. Анда  игелек һәм үзара ярдәм турында нәфис әдәбият тәкъдим ителде. Очрашу ахырында балалар: “Кешеләргә бушлай ярдәм итү – нормаль күренеш, ул  һәркемнең кешелеклелеген, мәрхәмәтлелеген күрсәтә”, – дигән нәтиҗәгә килделәр. Башкаларга ярдәм итәргә теләгән һәм моны чын күңелдән башкарган кешеләр генә бу юнәлештә үзен таба ала. Яхшылык, изгелек кылып яшик, дуслар!
 
Чыганак: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Чакмагыш Балалар модельле китапханәсе” төркеме.
Изгелекләр кылып яшик!
Изгелекләр кылып яшик!
Изгелекләр кылып яшик!
Изгелекләр кылып яшик!
Изгелекләр кылып яшик!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас