+24 °С
Яңгыр


Ислановлар – авылда иң уңган, авылдашлар хөрмәтен яулаган гаиләләрнең берсе. Олы яшьтә булуга карамастан, аларның ихаталарында кош-корт тавышы тынганы юк. Быел да алар уртак көч белән 20 баш каз үстергәннәр.
Ул көнне урамнардан яңа яуган карлардан ак теләкләр теләп, авыл уңганнары каз өмәсенә ашыкты. Өмә күңелле җырлар белән үрелеп барды. “Ихлас” фольклор төркеменең җыр-моңнары бәйрәмнең чагу бизәге булды.
Казлар йола буенча эш ителде. Өмә ахырында бай өстәл артында тәмле ризыклар белән сыйланып, каз мае белән майланган тәбикмәкләр белән гөрләшеп, җырлашып чәй эчтеләр.
Халыкның бердәмлеге, эшсөяр булуы менә шундый өмәләрдә күренә. Мондый өмәләр авылларыбызда киләчәктә дә гөрләп торсын.