Чараны алып баручылар билгеләвенчә, волонтерлыкның төрле төрләренә җәлеп ителеп, балалар биредә алган зур тәҗрибәдән тыш, шулай ук югары уку йортларына укырга кергәндә исәпкә алынырга мөмкин булган волонтерлык эшчәнлеге сәгатьләрен дә туплыйлар. 8 сыйныф укучылары волонтерларга тантаналы шартларда ант бирделәр. Алар багышлау тантанасына үзләренә йөкләнгән бурычларның әһәмиятен аңлап, бик җитди һәм җаваплы карадылар. Балалар башкаруында волонтерлар гимны да беркемне дә битараф калдырмады.
Мәктәп директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина балаларга волонтерлык принципларына тугры калырга, башкаларның бәласеннән читтә калмаска, ярдәмгә һәрвакыт бушлай килергә әзер булырга теләде. Волонтерлык китапчыкларын тапшыру һәм котлау өчен сәхнәгә «Беренчеләр хәрәкәте» урындагы бүлекчәсе советы рәисе Айгиз Равил улы Мадияров һәм директорның тәрбия буенча киңәшчесе Ильвира Фәнәвис кызы Гыйзатуллина чакырылган иде. Алар укучыларны изгелек, кешелеклелек һәм ярдәмчеллек үрнәге булырга чакырды һәм уңышлар теләде.
Чыганак: “Бәйләнештә” социаль члтәрендәге «Юмаш урта мәктәбе” төркеме.