Бу сорауга һәркем үз карашын белдергәннән соң барысы да бер фикергә килде: ватанпәрвәрлек – туган җиргә, якыннарга, Ватанның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә мәхәббәт. Сыйныф җитәкчесе очрашуны махсус хәрби операция, волонтерларның роле турында тирән мәгънәле, эчтәлекле сүзләр белән башлады. Шулай ук ул укучыларга шушы мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында сөйләде, аларның әниләре Рина Әсхәдулла кызы һәм Лилия Рифмер кызы белән таныштырды.
Яугирләрнең якын кешеләре улларының мәктәп еллары, балачакларын искә төшерде. Илебезнең чын гражданнары, патриотлары булган егетләр гади гаиләләрдә туып-үскән, гадәти уку йортларында белем алганнар. Туган илебезгә ярдәм кирәк булгач алар, читтә калмыйча, тыныч тормышларын, уңайлы көнкүрешләрен корбан иткәннәр. Райондашларыбыз махсус хәрби операция барган төбәктә үзләренең хәрби бурычларын намус белән үти.
Чыганак: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге «Яңа Балтач урта мәктәбе” төркеме