Биредәге уку йортында 6 авылдан балалар укый, шуңа күрә транспорт мәсьәләсе биредә актуаль иде. Хәзер исә укучыларның мәктәпкә уңайлы шартларда йөрүе сөендерә. Транспорт чарасында укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар да каралган. Яңа автобуска балалар бик шат, педагоглар һәм ата-аналар да рәхмәтле.
Исегезгә төшерәбез, транспорт чарасы Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 27 июнендәге 1695-р санлы боерыгы нигезендә алынган. Барлыгы республикабызда 49 мәктәп автобусы бүлеп бирелгән, хәзерге вакытта аларның барысы да муниципаль милеккә тапшырылган.
Чыганак: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Тозлыкуш урта мәктәбе” төркеме.