ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 декабрь 2023, 11:10

Якташыбыз «Pro Bono» премиясенә ия булды!

Шушы көннәрдә “Ел юристы” югары юридик премиясен тапшыру тантанасы чикләрендә Иван Иванович Дмитриев исемендәге Бөтенрусия яшьләр юридик һәм “Pro Bono” премияләре тапшырылды.

Якташыбыз  «Pro Bono» премиясенә ия булды!Якташыбыз  «Pro Bono» премиясенә ия булды!
Якташыбыз «Pro Bono» премиясенә ия булды!

Бүләкләү тантанасын Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Региональ сәясәт һәм җирле үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясе Президиумы әгъзасы Сергей Морозов үткәрде. Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстандагы Чакмагыш районы җирле бүлеге рәисе Олеся Олег кызы Никитина Русия юристлар ассоциациясе тарафыннан социаль әһәмиятле проектлар кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче экспертларга тапшырыла торган «Pro Bono» премиясенә лаек булды.

Чыганак: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Русия юристлары ассоциацияснең Башкортстандагы бүлекчәсе” төркеме.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас