+24 °С
Яңгыр


Кичә, 5 декабрьдә, Рапат урта мәктәбендә “Беренчеләр хәрәкәт”енең “Без – Русия гражданнары” Бөтенроссия проектын үткәргәндә, укучыларга Русия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. Мәктәп директоры Гөлшат Әхмәдитдин кызы Хөсәенова аларны шәхсән үзе 7 һәм 8 сыйныф укучыларына тапшырды. Егетләр һәм кызларны тормыштагы мөһим этаплары белән котлыйбыз һәм Русия Федерациясе гражданы исемен горурлык белән йөртүләрен телибез.
Чыганак: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Рапат урта мәктәбе” төркеме.