+24 °С
Яңгыр


Ул махсус хәрби операция зонасында һәлак булган өлкән лейтенант Ильвир Илмир улы Галләмов истәлегенә багышланды. Ярышларда төрле районнардан һәм шәһәрләрдән 130 спортчы катнашты. Анда безнең Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм билбау көрәшендә гомумкоманда буенча 2 урынны алдылар.
Яшь спортчыларыбызны һәм аларның тренер-укытучылары Илнур Ришат улы Зәйнетдинов һәм Регина Рәмзил кызы Самошинаны котлыйбыз! Киләчәктә дә тик уңышлар һәм яңа җиңүләр генә юлдаш булуын телибез.