ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 декабрь 2023, 04:35

80 яше белән тәбрикләп

Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Диларә Шәрифулла кызы Баянова 80 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

80 яше белән тәбрикләп80 яше белән тәбрикләп
80 яше белән тәбрикләп

Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, юбилярны котлап, иң җылы һәм ихлас теләкләрен җиткерде, республикабызга намуслы хезмәт итеп, бөтен буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Биләмә башлыгы Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев исеменнән истәлекле бүләк һәм открыткалар тапшырды.

Чыганак: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге «Чакмагыш авыл Советы” төркеме.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас