

Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән юлланган якташыбыз, “Еврей” кушаматлы яугир бүгенге көндә Украина якларында илебез мәнфәгатьтләрен яклый.
“Контракт буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым. Туганнарым, якыннарым бу карарны тәүдә хупламадылар. Әмма, миндә җаваплылылык һәм ватанпарвәрлек хисләре көчлерәк булды. Махсус хәрби операциядә катнашуыма һич үкенмим”, – ди ул.
Ватаныбыз сагында торучы кыю, курку белмәс яугир якташларыбыз тизрәк исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде.
Исегезгә төшерәбез, былтыр Русия президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында хәбәр итте. РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә 8 (347) 218-19-19 буенча шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
Контракт төзергә теләк белдергән райондашларыбыз шулай ук район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала.
8-347-96-3-18-16 номерына шалтыратып, мәгълүмат алу мөмкин.
Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.