+24 °С
Яңгыр


Шушы көннәрдә Иске Сөрмәт авылы клубы мөдире Рузилә Нәфыйкова мәдәният хезмәткәрләре һәм волонтёрлар белән берлектә илебез мәнфәгатьләрен яклаганда батырларча һәлак булган якташыбыз Айнур Раяновның әнисе – Дамира Әмир кызына ярдәмгә барды.
Күмәк көч белән ихатаны кардан чистарттылар, бергә аралашып утыру беразга булса да ана йөрәгендә яшәгән сагышны басты, яшәү көче өстәде.