ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 декабрь 2023, 10:10

Мошенниклар кармагына эләкмәгез!

Мошенниклык гамәлләрен кисәтү максатыннан Русия Эчке эшләр министрлыгының район  буенча участок полициясенең өлкән вәкаләтлесе полиция майоры Динар Рубин улы Фәхретдинов һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының  район буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча төркеменең   өлкән инспекторы, полиция кече лейтенанты Юлия Радик кызы Нәсыйбуллина Тайняш  урта   мәктәбе  хезмәткәрләре белән аңлату әңгәмәсе үткәрделәр.

Мошенниклар кармагына эләкмәгез!Мошенниклар кармагына эләкмәгез!
Мошенниклар кармагына эләкмәгез!
 
Алар заманча мошенниклык ысуллары һәм төрләре, шулай ук алдашуны булдырмау мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Мошенниклар табышы булмасын өчен, һәрвакыт игътибарлы булырга һәм нинди дә булса шикле гамәл кылганчы, дусларыгызга яки якыннарыгызга киңәш сорап мөрәҗәгать итү яхшырак. Әңгәмә барышында телефон мошенниклыгына аерым игътибар бирелде. Динар Рубин улы шикле телефон шалтыратуларына ышанмаска һәм мондый очраклар турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә киңәш итте. Юлия Радик кызы өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде һәм комендант сәгате турында искә төшерде. Шулай ук чара барышында мошенниклар корбаны булмау турында җентекләп аңлатылган «Сак булыгыз, мошенниклар!”дип аталган буклетлар таратылды.  
 
 
Чыганак: “Тайняш яңалыклары” төркеме сәхифәсе.
Мошенниклар кармагына эләкмәгез!
Мошенниклар кармагына эләкмәгез!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас