Бу көн ВИЧ һәм СПИД эпидемиясенең киң таралуына юл куймаска чакыра, аны туктату мөһимлеген искә төшерә. Исән калу һәм бу куркыныч авыру хәвефен киметү өчен, аның үсеше, инфекция һәм дәвалау юллары турында белү мөһим. Бу дата алдыннан профилактика чаралары чикләрендә Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы тәрбиячесе Нәсимә Әгълә кызы Ханнанова тулай торакта “СПИД – XXl гасыр чумасы” дигән темага әңгәмә үткәрде.
Студентлар СПИД тарихы турында мәгълүматны игътибар белән тыңладылар һәм ВИЧ һәм СПИДның нәрсә икәнен, ВИЧ инфекциясенең ничек йоктырылуын һәм нинди очракларда йоктыру мөмкин түгеллеге хакында белделәр. Шулай ук егетләр һәм кызларга СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы “кызыл тасма”ның барлыкка килү тарихы турында да мәгълумат җиткерелде.
Чара ахырында тәрбияче Нәсимә Әгълә кызы һәммәсен дә сәламәт, актив яшәү рәвеше алып барырга һәм сәламәтлегебез һәм киләчәгебез үзебезгә бәйле икәнен истә тотарга чакырды.
Чыганак: “Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы” төркеме сәхифәсе.