ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
7 декабрь 2023, 10:25

Ватаныбызның тугры улларына тиңләшеп

Тозлыкуш урта мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Геройларга тиңләшәбез» дигән тантаналы чара оештырылды.

Ватаныбызның тугры улларына тиңләшепВатаныбызның тугры улларына тиңләшеп
Ватаныбызның тугры улларына тиңләшеп

 

 Бәйрәмнең мактаулы кунаклары булып Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезнең әниләре  чакырылды.  Чарада Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләр вакытында халкыбызның, Русия хәрбиләренең батырлыклары турында сүз барды. Мәктәпне тәмамлаучыларның берсе  бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында  Ватан алдындагы хезмәт бурычын намус белән үти. Икенче якташыбыз  Данил Винер улы Вәлиев, кызганычка каршы, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен ул Кыюлык ордены һәм генерал Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.  Чарада катнашучылар якташыбызны  бер минут тын торып искә алды. 
“Бу егетләр безнең мәктәбебезнең горурлыгы! Без аларга тиңләшергә тиеш! “ – диде директорның тәрбия бүлеге буенча урынбасары М. Г. Арысланова. 
Мәктәп укучылары арасында сыйныф җитәкчеләре Л.Т. Хәмитдинова һәм О. М. Хәмидуллина чыгышлары да зур кызыксыну уятты. Алар егетләрнең мәктәп еллары турында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар, якташларыбызның  тыйнаклык, тырышлык, җаваплылык кебек сыйфатларга ия булуларын билгеләп үттеләр. Мәктәп директоры Ф.Р. Баһманова яугир-геройларның әниләренә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, иминлек теләп, Рәхмәт хатлары  һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Чара барышында «шәйморатовчылар» һәм мәктәп хоры башкаруында Ватан, хәрби батырлык турында җырлар, шигырьләр яңгырады. 
Чара ахырында яугирләрнең әниләре. чараны оештыручыларга, мәктәп хакимиятЕнә җылы кабул итүләре һәм рухи көч биреп торулары өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашу дулкынландыргыч һәм истә калырлык мохиттә узды. Балалар чын геройларның янәшәбездә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәт – чын патриотларга хас сыйфатлар булуын аңладылар. Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан мондый чаралар үткәрү олы әһәмияткә ия, чөнки алар  яшь буында илебез, Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.
 
 
Чыганак: “Тозлыкуш авыл советы” төркеме сәхифәсе.
Ватаныбызның тугры улларына тиңләшеп
Ватаныбызның тугры улларына тиңләшеп
Ватаныбызның тугры улларына тиңләшеп
Ватаныбызның тугры улларына тиңләшеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас