

Форум чикләрендә “Кече Ватанның рухи мохите” дип исемләнгән секция Чакмагыш үзәгендәге “Әдһәм-Бикә” мәчетендә эшләде. Түгәрәк өстәл форматында үткәрелгән бу чараны Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет рәисе урынбасары Руслан Диас улы Карамышев алып барды. Секция эшчәнлегендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү буенча комиссияләр рәисләре һәм секретарьлары, Башкортстанның үзәкләштерелгән дини оешмалары вәкилләре, епархиаль рухи-агарту үзәкләре хезмәткәрләре, муниципаль идарәләрнең мәгариф бүлекләренең тәрбия эшчәнлеге, дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен гамәлгә ашыру буенча белгечләре, “Атайсал” проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итүче якташлар катнашты.
Секция эшчәнлеге барышында махсус хәрби операция факторының Башкортстан Республикасындагы дәүләт-конфессияләр мохитенә йогынтысы, җирле хакимият органнары, дини оешмалар һәм иганәчеләрнең кече Ватанның рухи мохитен формалаштыру максатындагы хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде. Түгәрәк өстәл барышында Русия Президентының 2022 елның 9 ноябрендәге 809 санлы “Русиянең традицион рухи-әхләки кыйммәтләрен үстерү һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында”гы Указын тормышка ашыру мәсьәләләрен тикшерүгә аерым игътибар бүленде. Секция эшчәнлеге барышында чыгышлар тыңланды, алар буенча фикер алышулар үткәрелде.