

Аның чикләрендә район үзәгенең төрле нокталарында тематик мәйданчыклар, секцияләр оештырылды. Чакмагыш гимназиясендә “Без җиңәчәкбез!”, “Яшьләр флагманнары” секцияләре, “Атайсал. Безнекеләрне бел!” “Тамыр” балалар һәм үсмерләр телеканалының интерактив мәйданчыгы эшләде. Гимназиянең тамашалар залында урнашкан “Без җиңәчәкбез!” секциясенең спикеры Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының республикадагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Галинур кызы Колсарина булды. Башкортстан Республикасы "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итте. Психолог, юрист, медицина хезмәткәре, социаль координаторлар мөрәҗәгать итүчеләргә консультация үткәрде, сорауларга җавап бирде. Биредә шулай ук патриотик рухтагы күргәзмәләр әзерләнде, маскировка челтәрләре һәм сувенир продукция тәкъдим ителде. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитендә таныша аласыз