+21 °С
Болытлы


2023 ел башыннан «Атайсал» порталында теркәлгән проектлар саны бүгенге көндә 21 мең 838 тәшкил итә. Аларның 21 мең 66сы инде тормышка ашырылган. Бу файдалы чараларга 1,2 млрд. сум акча юнәлдерелгән. Порталда яңадан 5200 катнашучы теркәлгән. Төштән соң форум “Атайсал. Якташлылык көче” дип аталган ачык дискуссия мәйданында эшен дәвам итте. Әлеге төбәктән проектка иң актив катнашучы шәхесләрне бүләкләү тантанасы булды. Чакмагышлылар "Атайсал – кече Ватаным" муниципаль форумын Дәүләкән районы вәкилләренә тапшырды.