ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
9 декабрь 2023, 11:10

Форумга Рөстәм Нәбиев та кайткан иде

Районыбызда үткән “Атайсал – кече Ватаным” зона форумына бик күп якташлар кайткан иде. Алар арасында көчле рухлы якташыбыз, танылган блогер Рөстәм Нәбиев та бар иде.

Форумга Рөстәм Нәбиев та кайткан идеФорумга Рөстәм Нәбиев та кайткан иде
Форумга Рөстәм Нәбиев та кайткан иде

Рөстәм “Атайсал – кече Ватаным” проектына керткән шәхси өлеше турында сөйләде. Туып үскән җире – Рапат авылында тренажёр залы булдыру аның күптәнге хыялы булган. Бүгенге көндә биредә үсеп килүче буынга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. “Хыял әкренләп тормышка ашты. Спорт инвентаре, төзекләндерү эшләренә 500 мең сумга якын акча таләп ителде”, – диде ул. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, әлеге вакытта көчле рухлы якташыбыз туган авылына зур ярдәм күрсәтеп, бик күпләргә үрнәк булып яши.

Форумга Рөстәм Нәбиев та кайткан иде
Форумга Рөстәм Нәбиев та кайткан иде
Форумга Рөстәм Нәбиев та кайткан иде
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас