ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
11 Декабря 2023, 07:15

Батырларга тиңләшик!

Элек-электән безнең халыкта ил терәге – ир-егет, дип исәпләелгән. Шуңа күрә дә ир-атка олы ихтирам, хөрмәт белән караган, аңарга илне саклау кебек олы , җаваплы бурыч йөкләтелгән.

Батырларга тиңләшик!Батырларга тиңләшик!
Батырларга тиңләшик!

 

     Укучыларга хәрби- патриотик тәрбия бирү максатында Тозлыкуш урта белем бирү мәктәбендә батырлык көненә багышланган “Батырларга тиңләшик !” дип аталган тантаналы чара үтте.  Кичәгә кунак итеп Украинада барган махсус  хәрби операциядә катнашкан якташ сугышчыларыбызның әниләре Әнүзә Фәндүз кызы Вәлиева hәм Тамара Михайловна Батурина чакырылды. Чара Русия, Башкортостан hәм М. Шәйморатов отряды байрагын кертеп, гимн тыңлау белән  тантаналы рәвештә башланып китте. Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечен сугышлары вакытында халкыбызның күрсәткән батырлыклары, бүгенге көндә барган махсус хәрби операциядә  ир-егетләребезнең ил азатлыгы өчен батырларча көрәшүе турында сөйләгәннәрне күз яшьләрсез генә тыңлау мөмкин булмады. Тозлыкуш урта мәктәбен тәмамлаган Евгений Батурин  әлеге вакытта Украина җирендә илебез тынычлыгын саклый. “Женя илебездәге меңнәрчә балалар кебек гап-гади малай булып үсте, башкалардан үзенең ышанычлылыгы hәм җаваплылыгы белән генә аерылып тора иде. Ул олы йөрәкле, киң күңелле, юмарт hәм классташлары өчен ышанычлы дус та булды”, – дип искә алып китте 5 нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр укыткан сыйныф җикчесе Оля Мәгъдән кызы Хәмидуллина. Туган илне, туган җирне, газиз әнисе, туганнарын , аларның иминлекләрен саклау кебек зур җаваплылыкка намус белән карап бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торган Евгенийга ихтирамыбызны белдерәбез. Якташыбыз, сынатма! Берүк исән-сау кайт! Ә без сине  hәм синең белән бергә илебез тынычлыгы өчен яу кырларында көрәшкән барлык яугирларыбызны да  шатланып каршы алырбыз.

       Икенче якташыбыз Данил Винер улы Вәлиев, кызганычка каршы, үзенең хәрби бурычын үтәгән вакытта геройларча hәлак булды ( Һәлак булганнан соң Каһарманлык hәм Миңлегали Шәйморатов орденнары белән бүләкләнде). Данил Винер улы гади эшчеләр гаиләсендә туган. “ Кечкенәдән зирәк, акыллы, сабыр егет  Каразирек урта мәктәбендә белем алды. Шау-гөр килеп торган, күбесенчә малайлар булган бу класста ул тынычлыгы, уңган  hәм кешелекле булуы, кушылган эшләрне төгәл үтәве белән минем күңелемдә урын алды”, - дип җылы итеп азсызыклап үтте укытучысы Лилия Таhир кызы Хәмәтдинова.

       Урта мәктәпне тәмамлагач, 2006 елда Чакмагыш 85 санлы  лицеенда белем ала.2009 елда  хәрби хезмәткә чакырылган  егет армиядән кайткач тимер юлын төзекләндерү монтеры булып  эшли.  Ә 2013 елдан контракт төзешеп хезмәтен дәвам итә. Алкинода урнашкан инженер- саперлар бригадасында кече механик- водитель  Данилга еш кына командировкаларда булырга туры килә. Махсус хәрби операция башлангач беренче, көннәрдән үк  якташыбыз иптәшләре белән бергә Ватанны саклау дигән изге бурычына тугры калып,  шунда юнәлә. Ләкин явыз дошман пулясы Данилыбызның гомерен өзеп, әнисенең йөрәгенә мәңге сүрелмәс яра салса, кечкенә улы Кәримне әтисез, хатыны Алияне ирсез, сеңлесе Алинаны ышанычлы терәге булган абыйсыз калдыра.

      “ Бу егетләр – мәктәбебез даны!  Без аларга тиңләшергә тиеш!” – дип өндәде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Гыйльман кызы.

         Залда утыручылар батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кичәдә патриотик темага багышланган җыр, биюләрне дә тетрәнми генә карап булмады.  Мәктәп хоры башкарган җырны,  8нче сыйныф укучысы Әдилә Әхмәтова белән укытучылары Миләүшә Гыйльман кызы Арсланова  “ Әни” шигырен  укыганда ирексездән күз яшьләре акты.

          Ватаны, туган жире очен  жанын кызганмаган шундый ир-егетлэребез булган очен, аларнын батырлыкларын мәңгеләштерү максатында мәктәптә быелгы уку елында шәйморатовчылар классы ачылды.   Алар башкаруындагы жыр- гимнны тыңлау да чарада бик урынлы булды.

         Чара дәвамында мәктәп директоры Физәлия Рәзит кызы Баһманова сугышчан геройларның әниләренә сәламәтлек, тыныч күк йөзе, сабырлык теләп, истәлекле бүләкләр hәм Рәхмәт хаты тапшырды. Ә без үз чиратыбызда тәртипле, акыллы, ватанпәрвәр уллар үстергән әниләр алдында баш иябез.  hәм хәрби операция зонасындагы  ир-егетләребезнең җиңү белән исән-сау Туган илебезгә тизрәк кайтуын көтәбез.

Батырларга тиңләшик!
Батырларга тиңләшик!
Батырларга тиңләшик!
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас