ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 декабрь 2023, 10:35

Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап

12 декабрьдә ел саен илебездә төп дәүләт бәйрәмнәребезнең берсе – Русия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлапРусия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап
Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап

 Шушы истәлекле дата алдыннан Балалар модельле китапханәсендә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 6Б сыйныфы укучылары өчен «Дәүләт символлары – Русиянең күп гасырлык тарихы» дип аталган танып-белү сәгате оештырылды. Китапханәче Эльза Ямалетдинова балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Әңгәмә «Дәүләтнең төп законы» видеопрезентациясе белән үрелеп барды. Шулай ук чара барышында Русия Федерациясенең төп символлары герб, флаг, гимн искә төшерелде. Әңгәмәдән соң укучылар актив рәвештә конкурсларда катнаштылар, «Мин һәм минем хокукларым» блиц-сорауларына җаваплар бирделәр. Китап сөючеләр өчен “Конституция – илнең төп законы” дип исемләнгән китаплар тезмәсе әзерләнде.


Чыганак: “Чакмагыш балалар модельле китапханәсе” төркеме сәхифәсе.

Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап
Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап
Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап
Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап
Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап
Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап
Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас