

Сөенечле бүләкләр хуҗаларын район үзәгендә яшәүче, гәзитебезне озак еллар дәвамында йортка алдырып укырга яраткан Нәсимә Ханмурзина билгеләде. Призлар түбәндәгечә бүленде: Яңа Биккенә авылының Тынычлык урамындагы 54 санлы йорт хуҗасы Р.Гыйльметдиновка – су стаканнары, Чакмагышның Азатлык урамындагы 52 санда йортта яшәүче Г.Батыровага – кувшин, шул ук урамның 12 санлы йортындагы 13нче фатир хуҗабикәсе М.Гариповага – чәйнүк, район үзәгендәге Октябрьнең 70 еллыгы урамы, 55нче йорт адресы буенча гомер итүче гәзит укучыбыз В.Гыйльметдиновка кайнатма-кәнфит савытлары җыелмасы тапшыралачак. Йомшак япма-пледлар район үзәгенең Тынычлык урамындагы 24санлы йортагы 15 фатир хуҗабикәсе А.Казаевага, Рапат авылының Нәҗметдин урамындагы 48 санлы йортында гәзитебезне алдыручы Д.Ханмурзинага бүләк булып бара.
Без бу гәзит укучыларыбызны шушы сөенечләре белән ихлас тәбриклибез һәм артабан да матбагабыз белән дуслыкны өзми, аның даими укучылары булып калуларына өметләнәбез. Гәзитебезгә шатлыклы кушымта булган шушы бүләкләр аларны кулыгызга алган саен матбагабыз белән дуслыкны искә төшереп, сезгә игелекле хезмәт итсен, дип телибез. Бу әбүнәчеләребездән озакка сузмыйча призларны редакциядән килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да алырга онытмауларын үтенәбез.
Ә инде әлегә ниндидер сәбәпләр белән киләсе елга гәзитебезгә язылырга өлгерә алмый калган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкарыр өчен бары тик берничә көн генә калып бара дип, исегезгә төшерәбез. Киләсе елның алты аеннан да ким булмаган вакытка язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китергән һәр әбүнәчебез бүләкләр отышында катнаша ала. Вакытны сузмый, матбагабызга язылып куярга ашыгыгыз, дуслар!