

Шушы көннәрдә Түбәнге Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округында Укытучы һәм остаз елы нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Бирегә округның 14 субъектыннан гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, яшь буынны үстерүгә бөтен көчен салган остазларыбыз җыелган иде.
Башкортстан Республикасыннан әлеге масштаблы чарада халык һәм атказанган исемнәренә лаек булган укытучылар, төрле дәрәҗәдә һөнәри осталык конкурслары җиңүчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучы мәгариф хезмәткәрләре, батырларча һәлак булган укучыларның остазлары да бар иде. Чакмагыш районы йөзен анда Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Мостафина яклады.
Чарада катнашучыларга Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Олег Машковцев мөрәҗәгать итте:
“Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан иткән иде. Бу карар укытучыларның югары статусын тану булды һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеген дәлилләде. Президент куйган йөкләмәләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлдерелде. Идел буе федераль округында 260 мең педагог хезмәт сала, шуларның 214е – укытучы. Бердәм көч белән төбәкнең 34 мәгариф учреждениесе илебезнең иң яхшы дип танылган 200 мәктәбе исемлегенә кертелде”, – диде ул. Олег Машковцев укытучы-остазларга киләчәктә дә һөнәри уңышлар теләде.
Чарада Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина “Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнде.