

Район хәрби комиссариатында узган тантанага Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы студентлары чакырылды. Чараны хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров ачты. Русия Федерациясенең дәүләт гимнын тыңлап үткәннән соң Альберт Хәниф улы якташыбызга Русия Федерациясе Президенты, илебез Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие Владимир Вдадимирович Путин исеменнән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен лаек булган югары бүләкне – IIнче дәрәҗә "Батырлык өчен" медален тапшырды. Тантана барышында хәрби комиссар яшьләргә мөрәҗәгать итеп, сәламәтлекне сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. “Сез –булачак әтиләр, әниләр. Сезнең алдыгызда киләчәк буынны – булачак патриотлар үстерү бурычы тора”, – диде ул. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова Дмитрий Геннадьевич Михайловны югары бүләккә лаек булуы уңаеннан тәбрикләп, сәламәтлек, уңышлар теләде һәм илебезнең чын патриотын үстергән райондашыбызның әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Юмаш авылында туып үскән егет мәктәпне тәмамлаганнан соң Нефтекама нефть колледжында һөнәр алып чыга. Артабан армия сафларында хезмәт итеп кайта. Изге бурычын үтәп кайткач, Себер тарафларында һөнәре буенча хезмәт юлын башлый. Аннары полиция хезмәткәре булып эшкә керә. Анда урнашкач, махсус хәрби операция башлануы турында ишетә һәм аннан читтә кала алмый. – Үз теләгем белән ярты елга контракт төзешеп махсус хәрби операциягә юлланырга карар иттем. Моңа кызыксыну һәм ватанпәрвәрлек хисе этәргеч булгандыр, дип уйлыйм. Әзерлек үткәннән соң гранатометчы вазыйфасында хәрби бурычымны үтәдем. Контрактымны тутырып кайттым. Теләгем – гаилә кору һәм эшләү. Яшьләргә әйтер теләгем – илебезнең патриотлары булыгыз, Ватаныбызны яратыгыз, кадерләгез һәм хөрмәт итегез. “Кайда тугансың, шунда кирәкле буласың” – диләр бит, – дип тәмамлады әңгәмәбезне ватанпәрвәр якташыбыз.