ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 декабрь 2023, 11:30

Гимназия бүген яшь медиачылар үзәгенә әверелде

Бүген Чакмагыш гимназиясендә “Яшь медиачылар” зона форумы үтте. Форумда Бакалы, Илеш, Дүртөйле, Кушнаренко, Благовар, Бүздәк, Шаран һәм безнең  район укучылары – яшь журналистлар очрашты.

Гимназия бүген яшь медиачылар үзәгенә әверелдеГимназия бүген яшь медиачылар үзәгенә әверелде
Гимназия бүген яшь медиачылар үзәгенә әверелде
Алар өчен биредә эчтәлекле, бай программа әзерләнде. Чара барышында форумда катнашучылар  төрле осталык дәресләренә җәлеп ителеп, уңышлы интервью алу серләренә төшенделәр, флорариум, “Эбру” суда рәсем ясау техникасына, кием дизайнында милли декор куллану осталыгына өйрәнделәр.
Чараның иң күңелле һәм дулкынландыргыч мәле – «Яшь медиачылар» зона форумы чикләрендә “Туган ягым” видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Анда катнашучы талантлы укучылар туган яклары турында видеороликлар ясауда югары осталык күрсәттеләр. 
Конкурс «Укучыларны инициативалы бюджетлаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды һәм интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне, креатив фикерләүне үстерүгә һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүне пропагандалауга юнәлдерелде. Жюри хөкеменә 34 конкурс эше тәкъдим ителде.  “Иң яхшы уен фильмы”, “Иң яхшы социаль реклама”, “Иң яхшы яңалыклар ролигы”  һәм "Күренекле якташыбыз белән иң яхшы репортаж» номинацияләре буенча  җиңүчеләр Дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Гимназиянең сәләтле укучылары катнашлыгында концерт номерлары, кием коллекцияләре чыгышлары чараны тагын да җанландырды һәм   ямьләндерде.
 
Бу хакта тулырак киләсе  санда укый аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас