ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
13 декабрь 2023, 07:10

Мәдәният учагына – яңа җиһазлар

Авыл җирлекләрендә хәл ителүе кичектерүне көтми торган проблемаларны халык башлангычы һәм өлешләтә матди катнашлыгы белән тормышка ашыруга ирешүдә ярдәмләшүче Җирле инициативаларны хуплау программасы Башкортстаныбызда 2016 елдан алып гамәлдә һәм шушы узган еллар эчендә аның ярдәмендә республикабызның барлык төбәкләрендә, шул исәптән Чакмагыш районында да меңәрләгән проблемалар уңай хәл ителде дә инде.

Мәдәният учагына – яңа җиһазларМәдәният учагына – яңа җиһазлар
Мәдәният учагына – яңа җиһазлар

 Аның алдагы елда да дәвам итәчәге билгеле булу белән районыбызның барлык авыл биләмәләре дә бу уңайлы мөмкинлектән файдаланырга теләк белдерде һәм алдан үткән җыелышларда киләсе 2024 елда хәл ителәчәк иң кискен проблемаларны гомумхалык йомгаклау җыелышларына чыгарырга карар иттеләр. Бу җыелышларның тәүгесе Яңа Коты авылы мәдәният йортында алды дистәдән артык кеше катнашлыгында үтте. Аны биләмә хакимияте башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев ачты һәм алып барды. Яңакотылылар бу программада һәр ел үзләре күтәреп чыккан проект белән җиңеп киләләр һәм бик күп уңайлыкларга ия булуга ирештеләр. Быел да бергәләшеп иң мөһиме итеп биредәге мәдәният йорты өчен музыкаль аппаратура, инвентарь һәм мебель сатып алуга ирешүне сайладылар һәм мотлак җиңеп чыгу өчен җиң сызганып эшкә тотындылар. Алдагы җыелышларда бу проект өчен күпчелек үз тавышын биргән булса да, йомгаклау утырышында аны бердәм хуплау таләп ителде. Озак еллар мәдәният йортын җитәкләүче, район, республика күләмендә, шулай ук башка төбәкләрдә үткән чараларда призлы урыннар яулаган талант иясе Урал Җәмигънур улы Шәяхмәтов авылдашларының тырыш хезмәттән соң ялын мәдәниятле итеп оештыру өчен заманча мебель, кирәк-яраклар һәм музыкаль апаратура сатып алу мөһимлеген тагын бер тапкыр күтәреп чыкты. Аны залдагылар бердәм хуплап тавыш бирделәр. Проектта җиңеп чыгуга ирешү өчен чираттагы шарт – инициатива төркеме әгъзаларын раслау иде. Бу җәһәттән дә җыелыштагылар бердәм эш итте: үзләре арасыннан иң хөрмәтле, абруйлы кешеләрне – башында Урал Җәмигънур улы Шәяхмәтов торган һәм әгъзалары Йолдыз Марат кызы Шакирова, Неля Батыр кызы Азизова, Гөлшат Илдус кызы белән Лида Сәит кызы Муллаяноваларны берләштергән инициатива төркеме әгъзаларын сайлап куйдылар. Мәдәният йортына яңа җиһазлар алу өчен әле 600 мең сум акча таләп ителә. Әлбәттә, республика бюджеты аның зур күпчелеген бүләчәк. Проектта җиңеп чыгу өчен бу хакның кимендә 5 проценты урындагы бюджеттан бүленәчәк, юмарт иганәче – “Үзәк” машина-технология станциясенең районыбыздагы филиалы да үзеннән өлеш кертәчәк. Шул ук вакытта кимендә 2 проценты халык тупланмасы булу шарт. Әнә шул өлешне һәр йорт ихатасыннан 500әр сум күләмендә тупларга килештеләр. Ахыргы мәсьәлә әгәр проектта җиңеп чыгып, аны тормышка ашыру барышында беркадәр тупланган акчаны янга калдыру мөмкин булса, шул акчаны дөрес тотыну иде. Андый очракта бу акчаны да мәдәният йортын җиһазлауга тотынып бетәргә карар ителде. Мөһим проблеманы хәл итәргә башлангыч салынды. Бердәм тырышлык белән яңакотылылар аны тормышка ашырачаклар, дип ныклы ышанабыз.

 

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас