

Шушы көннәрдә яшьлегендә са- вучы маяк булып, зур уңышлар яулаган, берничә чакырылыш Яңа Каръяуды авыл, бер чакырылыш халык депутатларының район Советы депутаты булып якташлары мәнфәгатьләрен яклаган олы йөрәкле ханым Фәнүзә Хаҗгали кызы Сәхибгәрәева күркәм юбилеен билгеләде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы барган 1943 елның 10 декабрендә Яңа Ихсан авылында дөньяга килгән ул. Башка сугыш чоры балалары кебек үк, шул мәлдәге барлык авырлыкларны күреп, үз иңнәрендә татып үсә Фәнүзә. Кечкенәдән кул арасына керә, көче җитәр-җитмәстән авыр колхоз эшләренә җигелә. Җидееллык мәктәпне тәмамлау белән үк фермага эшкә төшә ул. Уңган, тырыш,булдыклы чибәр кызга күзе төшкән егетләр күп була, әлбәттә, әмма аның йөрәгенә Яңа Каръяуды авылы бөркете Наил Әхмәтсолтан улы Сәхибгәрәев ачкыч ярата. Яшь гаилә иренең туган авылында төпләнә. Биредә дә Фәнүзә Хаҗгали кызы үзен тырыш савучы итеп таныта. Алай гына да түгел, дистәләрчә еллар дәвамында хуҗалыкта, берничә ел районда иң күп сөт савучы маяк исемен йөртә әле. Тырыш хезмәте күп санлы Почет һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр һәм “Бишьеллык алдынгысы”, “Социалистик хезмәт ударнигы” кебек билгеләр белән билгеләнгән, ә 1990 елдан күкрәген III дәрәҗә Хезмәт даны ордены бизи. Фермада ул лидер, яшьләрнең остазы, эшенең чын остасы буларак данлана. Кешеләр белән уртак тел таба белеп эшләвен, үз артыннан күпләрне ияртү сәләтен, башкалар мәнфәгатьләрен яклау өчен үзен аямавын күреп, аны ике чакырылышта Яңа Каръяуды авыл Советы депутаты, ә 1990 елда – халык депутатларының район Советы депутаты итеп тә сайлыйлар әле. Фермадагы авыр хезмәт, өстәвенә йорт мәшәкатьләре, бер-берсеннән чибәррәк булып буй җиткереп килүче өч кызы өчен хәстәрлекле әни булу белән беррәттән ул үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Матур җырлавы белән район күләмендә күп тапкырлар җиңүле урыннар яулавы белән дә данлы әле үзе. Активлыгы өчен берничә тапкыр чит илләргә сәяхәткә путевкалар яулап, күп дәүләтләрне гизде, илебезәгекүп санлы шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыту насыйп булды. Менә шундый данлы еллар сизелмичә үтеп тә киткән икән инде. Бүген Фәнүзә ханым өч киявенең яраткан әбисе дә, олты оныгына, өч турунына ягымлы, сөекле нәнәй һәм карт нәнәй дә. Бәрәкәтле нигез котын саклап яшәп, сиксәненче кышын башлап җибәрде. Балалары, онык-туруннары уңышлары өчен сөенеп, аларга терәк һәм кирәк булып, бәрәкәтле гомер елларының алтын йомгагын сүтүче хөрмәтле хезмәт ветеранына киләчәктә дә ныклы сәламәтлектә бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын, дип телибез.