+28 °С
Болытлы


Сыйфатлы медицина ярдәмен кадрлар кытлыгы булмаган очракта гына тәэмин итү мөмкин. Шул сәбәпле район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге яшьләрне сәламәтлек саклау системасына җәлеп итү юнәлешендә ныклы эшчәнлек алып бара.
Күптән түгел район поликлиникасының хатын-кызлар консультациясендә яңа табиб эшли башлады.
Лена Халит кызы Гәрәева 2017 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Ике ел дәвамында Республика перинаталь үзәгендә одинатурадан үткән. Хәзер ул безнең район үзәк дәваханәсендә намуслы хезмәт сала.