

Семинарны «Гаилә» төньяк-көнбатыш районара үзәге директоры Эльза Рәзиф кызы Шәйхетдинова ачты һәм барлык җыелучыларны сәламләде. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова районыбыздагы Гаилә хезмәте эшчәнлегенә уңай бәһа биреп, биредә компетентлы җитәкче белән бердәм коллектив хезмәт салуын билгеләп үтте. Артабан чарада катнашучы белгечләр ата-аналар җәмгыятьләренең студия хәрәкәте, финанс грамоталылык, балалар белән эшләүнең эффектлы формасы буларак кызыклы очрашулар клубы, “Ата-аналар өчен беренче ярдәм даруханәсе”, бала үсеше өчен төрле алымнар һәм ысуллар техникасы буенча мәйданчыкларда тәҗрибә уртаклаштылар, төрле яңа эш алымнарын өйрәнделәр. Төштән соң чараның икенче өлеше балалар үсеше буенча куллану өчен төрле осталык дәресләре белән дәвам итте. Семинар ахырында рефлексия үткәрелде һәм сорауларга җаваплар бирелде. Бу хакта тулырак киләсе санда таныша аласыз.