

Клуб хезмәткәрләре, күрше-күлән, яшь киленнәр, кул астына керердәй бала-чага – өмәдән беркем дә читтә калмады.
Алфира апаны авылда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юк. Менә инде 10 елдан артык ул фельдшер-акушерлык пунктында авыл халкын дәвалый. Кешеләрне дәвалауга багышлаган хезмәт юлына озакламый 40 ел тула. Алфира апаның кулларыннан гөл тама дисәм, ялгышмам. Кул эшләре, аш-суга, җиләк-җимеш үстерүгә бик уңган, оста ул. “Ир белән хатын – куш тирәк: төбе дә бер, тамыры да”, – ди халык мәкале. Радим Әсгать улының да кулыннан килмәгән эше юк: бу гаиләнең ихатасы тулы мал-туар. Ел саен күпләп кош-корт үстерәләр: Быел 30 дан артык каз үстерсәләр, былтыр кош-корт саны 50 гә якын булган.
Кышка аяк басу белән авылларда төрле өмәләр уза, ләкин каз өмәсе – үзенә башка күркәм бәйрәм. Хәсәновлар гаиләсендә өмә иртүк башланып китте.
Һәр эшнең үз остасы, дигәндәй – хуҗабикәнең якын дуслары Флүрә Янгирова, Земфира Төхвәтуллина, Фәния Рамазанова, Фәридә Сәхибгәрәева, Гүзәл Хәйруллина, Венера Миңнегалиева казларны бик җитез йолкты.
Мондый зур эштә күрше-күлән ярдәм итми генә буламы соң? Лилия Шәмсетдинова, Әүфә Шәңгәрәева, Рузидә Гәрәеваның кулларына күз иярми. Әле кечкенә булсалар да, апалары артыннан калышмыйча Элина Басыйрова белән Азалия Әхмәдуллина канатларны йолкыдылар.
Иске Ихсан клубы хезмәткәрләре Мәрьям Смакова, Миләүшә Кәримова өмәчеләрнең күңелен күтәреп торды. Владик Рамазанов баянда өздергәч, эш гөрләп барды.
Казларның мамыгын йолкып, эчен алгач, матур шәлъяулыкларын ябынып, көянтә башларына пар каз элеп, чишмәгә чайкарга юл тоттлар.
Иңнәренә көянтәләрен элгән өмәчеләр тезелешеп чишмәдән кайткуга авыл өстенә коймак исе таралды. Хуҗабикәнең сөйләшергә дә вакыты юк – каз йолкучыларны сыйларга табын әзерләп мәш килә. Каз коймагыннан да тәмлерәк ризык бармы соң?
Менә шулай, дуслар, күршеләр җыелышып эшләгәч, өмә сизелми дә үтеп китте. Димәк, дуслык, туганлык, күрше хакы дигән олы хисләр онытылмый. Каз өмәләре халыкны бердәмләштерә, аларның кыйммәте дә шунда.