

23 яшьлек якташыбыз Ф. махсус хәрби операция башлану белән илебез мәнфәгатьләрен якларга юллана. 2022 елның сентябрь аенда киткән якташыбыз менә инде елдан артык вакыт Украина якларында батырлык өлгеләре күрсәтә. Әнисе К. апа аны өзгәләнеп көтә. Күптән түгел япь-яшь яугиребез туган якларына вакытлыча ялга кайтты. Батыр егетнең хәлен белергә Иске Сөрмәт авылы клубы мөдире Рузилә Нәфыйкова барган. Бу хакта аның белән әңгәмәләшеп алдык. -“Авыл мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, Ф. Башкортстан дәүләт аграр технология колледжында шофёр һөнәрен үзләштерә. Армия сафларына барып, туган иле алдында бурычын үти. Махсус хәрби операция игълан ителү белән батыр якташыбыз Украина якларына юл тота. Менә инде елдан артык анда хезмәт итә ул. Кызганычка каршы, Ф. хезмәт иткән дәвердә аның әтисе гүр иясе була. Аның белән хушлашырга яугир кайтып өлгерәлми. Шушы көннәрдә Ф. икенчегә ялга кайтты. Авылдашым белән рәхәтләнеп әңгәмәләшеп утырдык. Исән-имин әйләнеп кайтсын инде, балакаем”, – ди Рузилә апа. Украина якларында барган бәрелешләр турында сөйләргә яратмый Ф. Әнисенә көндә шалтыратып: «Барысы да яхшы, әни, көяләнмә, үзең турында уйла”, – ди. Туганнары, якыннары янында нинди рәхәт! Яңадан ил мәнфәгатьләрен якларга барырга санаулы гына көннәр калып бара. Әнисенең ныклы терәге булган якташыбыз Ф.кә күңел күтәренкелеге, батырлык һәм тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз!