ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 декабрь 2023, 11:10

Җитәкче дә, җырчы да, гармунчы да...

Рәсимә Зәйнетдинова – “Иң яхшы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы” исеменә лаек булды Күптән түгел урындагы узидарә органнары көненә багышлап, “Башкорстан” гәзите “Бәйләнештә” соцтиаль төркемендә “Иң яхшы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы” конкурсы оештырган иде.

Җитәкче дә, җырчы да, гармунчы да...Җитәкче дә, җырчы да, гармунчы да...
Җитәкче дә, җырчы да, гармунчы да...

Анда республиканың төрле районнарыннан иң уңган, эшлекле 16 авыл биләмәсе хакимияте башлыгы көч сынашты. Конкурсантлар арасында районыбызның Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова да бар иде. Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Рәсимә Дамир кызы икенче урынга лаек булды. Бүген аны “Башкорстан” гәзите корреспонденты тәбрикләп, Диплом тапшырды. Рәсимә Дамир кызы җитәкчелек иткән биләмә районыбызда иң зурларның берсе дип санала, ул 8 авылны берләштерә. Биредә ике меңнән артык кеше яши. Биләмәдә ике урта мәктәп, дүрт фельдшер-акушерлык пункты, ике авыл мәдәният йорты, ике авыл клубы, ике почта бүлекчәсе эшли. Мында уңган, бердәм һәм тырыш халык игелекле гомер кичерә. Әлеге вакытта авыл гөрләп тора, мәгариф, мәдәният учаклары, медицина учреждениеләре эшли, мәдәни һәм спорт чаралары даими үткәрелә. Рәсимә Дамир кызы биләмә халкы белән ачыктан-ачык аралаша, район тормышында да кайный, барлык мәсьәләләр уртак хәл ителә. Ул җитәкләгән дәвердә Үрнәк авыл биләмәсендә бик күп эшләр башкарылды. Әйткәндәй, Рәсимә апаның кулыннан килмәгән эше юк: ул җитәкче дә, гүзәл зат та, гармунчы да, җырчы да, гаиләсе өчен ныклы терәк тә. Аны чираттагы җиңүе белә котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Җитәкче дә, җырчы да, гармунчы да...
Җитәкче дә, җырчы да, гармунчы да...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас