+22 °С
Яңгыр


Туры бәйләнеш вакытында Владимир Путин Президент вазыйфасындагы бурычлар турында сөйләде. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Русия икътисадта алга барыр өчен җитәрлек ныклык запасы туплаган.“Русиядә хезмәт хакы 8 процентка артачак”, – диде Владимир Путин. Махсус хәрби операция мәсьәләсенә килгәндә: "Мобилизация үткәрергә кирәкми. Егетләребез бик яхшы көрәшә", – диде Владимир Путин. Президент чираттагы тапкыр ил халкы белән гадел, ачыктан-ачык сөйләшү үткәрде. Халыкара хәлләр белән бәйле мәсьәләләр бүген дә игътибар үзәгендә. Шулай ук Владимир Путин гражданнарның тормышның төрле якларына кагылышлы көнүзәк сорауларына җавап бирде.