ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 декабрь 2023, 07:25

Яугирләргә укучылар бүләге

Районыбызның Иске Калмаш мәдәният йортында махсус хәрби операция бурычларын үтәгән якташ егетләргә ярдәм итү максаты белән үткән шәфкатьлелек концертында бу изге эшкә үз өлешләрен Иске Калмаш укучылары да кертте.

Яугирләргә укучылар бүләгеЯугирләргә укучылар бүләге
Яугирләргә укучылар бүләге

Алар укытучылары җитәкчелегендә яудагы авылдашлары өчен саклагыч-обереглар ясап, аларның имин-сәламәт булуларын һәм мөмкин кадәр тизрәк җиңү яулап туган якларга кайтуларын теләп, җылы эчтәлекле хатлар яздылар. Концерт алдыннан мәдәният йорты фоейсында балалар яугирләр өчен әзерләгән шушы бүләкләрдән күргәзмә оештырылды. Аны мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илиана Ильяс кызы Кудашева белән тәрбия эшләре буенча киңәшче Полина Рим кызы Макулова әзерләде. Балаларның бу бүләкларе яугирләр өчен аеруча кадерле. Полина Рим кызы әңгәмәбез барышында үткәнендә әзерләп җибәргән бу саклагычларның һәм хатларның хәрбиләргә барып җитүе һәм егетләрнең бу бүләкләр белән фотога төшеп, укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерүләре турында зур горурлык белән әйтте.

Яугирләргә укучылар бүләге
Яугирләргә укучылар бүләге
Яугирләргә укучылар бүләге
Яугирләргә укучылар бүләге
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас