ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 декабрь 2023, 10:30

Район йөзен еракларда яклап Екатеринбург шәһәрендә “Ястребы” командасы беренче урынны яулаган

Узган ялларда Екатеринбург шәһәрендә 2014 елда туган спортчылар арасында “Уральский прорыв” дип аталган хоккей турниры үткәрелде.

Район йөзен еракларда яклап Екатеринбург шәһәрендә “Ястребы” командасы беренче урынны яулаганРайон йөзен еракларда яклап Екатеринбург шәһәрендә “Ястребы” командасы беренче урынны яулаган
Район йөзен еракларда яклап Екатеринбург шәһәрендә “Ястребы” командасы беренче урынны яулаган

Анда Екатеринбург, Алма-ата, Березники, Югары Пышма шәһәрләре һәм Красноусольск, Чакмагыш районнарыннан килгән иң көчле спортчылар көч сынашты. Җиңел булмаган сынауда районыбызның 2014 елгы “Ястребы” хоккейчылары командасы (тренерлары Азат Илшат улы Мәҗитов, Эльвир Марсель улы Фазылбәков) лаеклы беренче урынны яулады! Хоккейчыларны чираттагы зур җиңүләре белән котлыйбыз, яңа спорт уңышлары телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас