

Чарада муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге методистлары Ләйсән Низамова, Альбина Батыргәрәва, гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Насыйбуллина, беренче сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр катнашты. Укучылар тәрбиячеләрен сөенеп кабул итте, берничә ай эчендә мәктәптә ничек үзгәргәннәрен күрсәтте. Башлангыч сыйныф укытучылары компьютер, проектор, гыйльми материаллар ярдәмендә әзерләнгән ачык дәресләр үткәрде. Артабан гимназиянең актлар залында “Без укучылар булдык” дип аталган чара уздырылды. Анда беренче сыйныф укучылары төрле уен-конкурсларда катнашты, үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Чарада катнашучылар семинарга югары бәһа бирде. Укытучылар һәм тәрбиячеләр балаларны мәктәпкә әзерләгән вакытта туа торган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән мәктәпләр арасында киләчәктә дә хезмәттәшлек дәвам итәчәк, ата-аналар белән мәгълүмати эшчәнлек алып барылачак.