

Районыбызның Тозлыкуш урта мәктәбе коллективы “Яңа елга – бергә” дип исемләнгән бәйрәм акциясенә актив кушылды. Әлеге акция чикләрендә Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендәге чыршыны бизәү өчен уенчыклар җыелды. Бу чара дуслык бәйләнешләрен ныгыту, илебездә яшәүче милләтләр вәкилләренең традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгыту, социаль яктан мөһим булган эшчәнлек аша илебездә яшәүчеләрнең гражданлык позициясен формалаштыру максаты белән оештырыла.
Тылсымлы бәйрәм алдыннан шатлык, сөенечле бүләк-сюрпризлар һәм тормышны яктырак, яхшырак итүче үзгәрешләрне көтеп алу атмосферасын булдыру, моңа аеруча мохтаҗ булганнарга йөрәк җылысын бүләк итү кебек игелекле гамәл – барыбыз да башкара ала торган эш ул.