ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
19 декабрь 2023, 10:10

Әбиләр дә, бәбиләр дә ГТО тапшыра

Республикада 2014 елдан кергән ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер”) нормаларын тапшыру райондашларыбыз арасында киң колач җәйде.

Әбиләр дә, бәбиләр дә ГТО тапшыраӘбиләр дә, бәбиләр дә ГТО тапшыра
Әбиләр дә, бәбиләр дә ГТО тапшыра


Бүген ГТО балаларның физик сәламәтлеген генә арттырып калмый, югары уку йортына керергә дә ярдәм итә әле. Нормативлар тапшырган абитуриентлар, спорт белән дус булмаучылардан бер башка өстенрәк. Чөнки укырга кергәндә, вуз абитуриентка ГТО тапшырган өчен өстәмә баллар бирә ала.
Кичә, 18 декабрьдә, Чакмагыш беренче урта мәктәбендә ГТО нормативларын тапшырган бер төркем укучыга алтын, көмеш, бронза медальләр тапшырдылар.
ГТО аерымлык билгеләре Илсур Мостафин, Диләрә Янгирова, Карина Гарифуллина, Альберт Фёдоров, Дарина Фёдорова, Эмиль Хаҗиев, Раян Касыймходжаев, Әмир Мөҗипов, Дарьяна Мөхәммәдиева, Ролан Сафуанов, Мәрьям Юлдашева, Нияз Бикмөхәммәтов, Айзиль Ханмурзин, Эвелина Дәүләтшинага тапшырылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас