

Чарада район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алия Сәетова, педагоглар катнашты.
Тәрбиячеләрне ел дәвамында гадел жюри бәяләде: мәгариф бүлегенең методик бүлеге мөдире Айсылу Әхмәтшина, РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмасының район комитеты рәисе Зөлфия Сабирова, Югары Аташ балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гузәл Фәзлыәхмәтова, Иске Калмаш авылының икенче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлшат Шакирова, Рапат балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Ибраһимова.
Әлеге конкурс өч этапта оештырылды. Читтән торып катнашу өлешендә бәйгегә тәкъдим ителгән альбомнар һәм материаллар каралды. Муниципаль этапта исә финалга чыккан конкурсантлар көч сынашты. Конкурсның төрле турларында номинантлар ачык чаралар уздырды, иҗади презентацияләр яклады, мастер-класслар үткәрде. Кыскасы, балалар белән эшләүнең төрле якларын һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Финалга чыгучыларның һәр чыгышы эчтәлекле һәм истә калырлык булды. Нәтиҗәләр чыгарыр чак та җитте. Жюриның бердәм карары нигезендә җиңүче дип районның бишенче “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Муллагалиева табылды.
Чакмагыш беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Гузәл Гәскәрова, Чакмагыш алтынчы балалар бакчасы тәрбиячесче Илмира Вәлиева призёр исемнәренә лаек булды.
Яңа Балтач балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Гарифуллина “Балаларга йөрәгемне бирәм”, Рәҗәп балалар бакчасыны тәрбиячесе Лилия Шәһиева “Һөнәргә тугрылык”, Чакмагыш дүртенче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Солтанова “Методик иҗат” номинацияләрендә бүләкләнде.
“Ел тәрбиячесе – 2023” конкурсының республика этабында район йөзен яклаячак Диана Анатольевна Муллагалиевага иҗади уңышлар телибез!