ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 декабрь 2023, 14:30

Елны барлаганда

Бүген муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында райондагы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе әгъзаларының җыелышы булды.

Елны барлагандаЕлны барлаганда
Елны барлаганда

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов катнашты. Мәгълүмати- консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров райондагы крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләрнең 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, 2024 елга куелган бурычларны анализлады. Район ветстанциясе начальнигы урынбасары Тәслимә Халикова райондагы эпизоотик хәл белән таныштырды. Республиканың район буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Финат Сәетов кооператив-колхозларда, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә һәм башка агарар предприятиеләрдә машина-трактор паркының техник торышын тикшерү таләпләре турында сөйләде. Шәхси эшмәкәрләрдән Вадим Әхмәтов белән Урал Исхаков чыгыш ясады. Җыелыш вакытында Урал Исхаков “Алтын көз” XXVнче Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсенең Дипломы һәм бронза медале белән бүләкләнде. Бу хакта тулырак: алдагы саннарда.

Елны барлаганда
Елны барлаганда
Елны барлаганда
Елны барлаганда
Елны барлаганда
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас