

Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, якташыбыз, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов, Калмашбаш авыл биләмәсе башлыгы Раил Нургалиев күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән, мөмкинлекләре чикле булган һәм алдынгы укучыларның иң якты хыялларын тормышка ашырды. Чарада шулай ук район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алия Сәетова, Калмашбаш урта мәктәбе директоры Азат Рамазанов та катнашты.
Укучылар үзләре көтеп алган чаңгы, тимераяклар, футбол туплары, йомшак уенчыклар, китаплар һәм башка затлы бүләк ияләре булды.
Әйтеп үтәргә кирәк, якташыбыз, икътисад фәннәре докторы, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Ринат улы Ахунов “Теләкләр чыршысы” акциясендә ел да катнашып, балаларның иң изге теләкләрен тормышка ашыра. Калмашбаш авылында туып үскән танылган шәхес туган төбәгенең киләчәгенә битараф түгел. Традициядән тайпылмыйча, ул быел да Калмашбаш балалар бакчасына кереп, нәниләргә татлы бүләкләр тапшырды. Кечкенәләр аны танып, Яңа ел бүләкләренә бик сөенде.
“Безнең бурычыбыз – балаларыбызның барлык хыялларын мөмкин кадәр күбрәк тормышка ашыру. Шуңа күрә без ел саен "Теләкләр чыршысы"нда катнашабыз. Моннан тыш, республика “Атайсал” проекты ныклы адымнар белән алга таба бара. Туган ягына битараф булмаган якташлар башкарган игелекле эшләр саны тагын да артыр, дип ышанам”, – диде ул.
Калмашбаш урта мәктәбе директоры Азат Рамазанов укучыларның изге хыялларын тормышка ашыручы иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.